Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Полиция бүлегендә тоткарланган ир кеше асылынып үлгән

Алексеевск районының полиция бүлегендә 31 яшьлек тоткарланучы асылынып үлгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 25 мартта, сәгать 10.45тә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең тоткарланган затлар камерасында 31 яшьлек ир-егет үз-үзенә кул сала, өс киеменә асылынып үлә, - дип хәбәр итә ведомство вәкиле. Әлеге...

Алексеевск районының полиция бүлегендә 31 яшьлек тоткарланучы асылынып үлгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

25 мартта, сәгать 10.45тә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең тоткарланган затлар камерасында 31 яшьлек ир-егет үз-үзенә кул сала, өс киеменә асылынып үлә, - дип хәбәр итә ведомство вәкиле.

Әлеге ир кеше "Вак хулиганлык" маддәсе буенча тоткарланган булган. Хәзерге вакытта тикшерү, әлеге хәлләрне ачыклау эшләре бара, дип яза prokazan.ru.

фото: http://www.moyareklama.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk