Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поездларның расписаниеләре үзгәрә

3 һәм 13 февральдә, ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, Арча-Сосновка, Кизнер-Казан һәм Вятка Аланы -Казан шәһәрара поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк. Бу хакта Горький тимер юллары пресс-хезмәте хәбәр итте. 6442/6427 номерлы Арча-Сосновка поезды Шәмәрдән станциясенә кадәр барачак. 6923 номерлы Кизнер-Казан поезды Кукмара-Казан участогында үзгәртелгән расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Кукмарада 9.58-10.11, "Братья Комаровы" тукталышында...

3 һәм 13 февральдә, ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, Арча-Сосновка, Кизнер-Казан һәм Вятка Аланы -Казан шәһәрара поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк. Бу хакта Горький тимер юллары пресс-хезмәте хәбәр итте.
6442/6427 номерлы Арча-Сосновка поезды Шәмәрдән станциясенә кадәр барачак.
6923 номерлы Кизнер-Казан поезды Кукмара-Казан участогында үзгәртелгән расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Кукмарада 9.58-10.11, "Братья Комаровы" тукталышында 10.14-10.15, Шәмәрдәндә 10.48-10.49, Арчада 11.17-11.18, Компрессорлар заводы тукталышында 12.12-12.13, Ометьевода 12.22-12.25, Ометьево-2дә 12.27-12.38, Казанда 12.40 сәгатьтә булачак.
6425 номерлы Вятка Аланы- Казан поезды Вятка Аланы- Каенсар участогын үзгәртелгән расписание буенча үтәчәк: Вятка Аланыннан 12.00 сәгатьтә кузгалачак, 934 разъездында 12.05-12.06, Кукмарада 12.13-12.14, "Братья Комаровы"да 12.17-12.18, Сазтамакта 12.26-12.27, 915 километрда 12.30-12.31, Каенсарда 12.40-12.41 сәгатьтә, алга таба гамәлдәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk