Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Почтага кереп ветераннарга котлау открыткасы язып калдырырга мөмкин

"Россия почтасы"ның барлык бүлекчәләрендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан, инде традициягә әверелгән "Якташлар хөрмәте" социаль акциясе старт ала. Теләге булган һәркемгә ай азагына кадәр почта бүлекчәләрендә ветераннарга котлау открыткасы язып калдырырга мөмкин. Әлеге тәбрикләүләр сугышта катнашкан райондашларыбызга Президентның котлау хатлары белән бергә тантаналы рәвештә тапшырылачак. Котлау открыткаларын калдыру...

"Россия почтасы"ның барлык бүлекчәләрендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан, инде традициягә әверелгән "Якташлар хөрмәте" социаль акциясе старт ала.

Теләге булган һәркемгә ай азагына кадәр почта бүлекчәләрендә ветераннарга котлау открыткасы язып калдырырга мөмкин. Әлеге тәбрикләүләр сугышта катнашкан райондашларыбызга Президентның котлау хатлары белән бергә тантаналы рәвештә тапшырылачак.
Котлау открыткаларын калдыру өчен почта бүлекчәләрендә махсус тартмалар урнаштырылган.
Сез ветеранның исемен, яшәү урынын белмәскә дә мөмкин, әмма аның батырлыгын тануыгызны чагылдырган открытканы почта хезмәткәрләре 9 Май көнне, һичшиксез, барлык ветераннарга да тапшырачаклар.

фото: http://forum.nice-gorod.com/viewtopic.php?p=77604&sid=2bb0fdbfcabbe149c2ddf58c16adffc3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk