Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поч.Кучук мәктәбендә Светлана Ямбулатова истәлегенә багышланган олимпиада булды

Кукмара мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге тарафыннан Починок Кучук урта гомум белем бирү мәктәбендә районыбызның 8-11нче сыйныф укучылары арасында географиядән Светлана Ямбулатова истәлегенә багышланган олимпиада узды. Анда район мәктәпләреннән 100дән артык бала катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт: 8нче сыйныф укучылары арасында: I нче урын Нырья урта...

Кукмара мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге тарафыннан Починок Кучук урта гомум белем бирү мәктәбендә районыбызның 8-11нче сыйныф укучылары арасында географиядән Светлана Ямбулатова истәлегенә багышланган олимпиада узды. Анда район мәктәпләреннән 100дән артык бала катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт:

8нче сыйныф укучылары арасында:

I нче урын Нырья урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Искандиров Сергей (җитәкче - Сергеев Н.А.);

II нче урын Зур Кукмара аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Турханова Юлия (җитәкче - Ахтямова Т.М.);

III нче урын Лельвиж урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Андреева Лилия (җитәкче - Андреева Т.Н.);

9нчы сыйныф укучылары арасында:

I нче урын Кукмара 3 нче номерлы урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Ганиев Анвар (җитәкче - Муравьева Н.В.);

II нче урын А.М. Булатов исемендәге Куппрофильле лицей укучысы Юсупов Мурат (җитәкче - Мансурова Р.И.);

IIIнче урын Зур Сәрдек гимназиясе укучысы Шафигуллина Рузалия (җитәкче - Шамсутдинова З.В.);

10нчы сыйныф укучылары арасында:

Iнче урын Кукмара 3 нче номерлы урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Гиниятуллин Булат (җитәкче - Муравьева Н.В.);

II нче урын Починок Кучук урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Сафин Инсаф (җитэкче - Иванова Г.Н.);

IIIнче урын Пычак урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Гарифзянова Чулпан (җитәкче - Гарифзянова Н.Т.);

11 нче сыйныф укучылары арасында:

Iнче урын Нырья урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Федотова Наталья (җитәкче);

IIнче урын Урта Комар урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Алексеев Артемий (җитәкче - Трофимова Л.Д.);

IIIнче урын Зур Кукмара аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Басаев Алмаз (җитәкче - Ахтямова Т.М.) истәлекле бүләкләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Актив катнашкан барлык укучыларга алга таба уңышлар телибез. Әлеге чараны үткәрүдә тиешле шартлар тудырган өчен Починок Кучук урта гомум белем бирү мәктәбе директоры Файзрахманов Алмаз Вакыйф улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Информацияне җиткерде иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директор урынбасары Гимадиева Гүзәл Мансур кызы.

фото: http://school6ch.ucoz.ru/news/pozdravljaem/2011-02-25-34

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk