Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олимпиада уты 31 декабрьдә Казанга килеп җитәчәк

Олимпия уты эстафетасының Казан этабы узып баручы елның соңгы көнендә - 31 декабрьдә башланачак. Ут касәсен исә Яңа ел төнендә кабызачаклар. Сочида узачак Олимпия уеннары оештыру комитеты тарафыннан Олимпия уты эстафетасының Казан маршруты расланган. Сочи эстафетасы буенча эшче төркем Татарстан башкаласына 28 декабрьдә киләчәк. Эстафета үзе Казанның Тимер юл вокзалында...

Олимпия уты эстафетасының Казан этабы узып баручы елның соңгы көнендә - 31 декабрьдә башланачак. Ут касәсен исә Яңа ел төнендә кабызачаклар.


Сочида узачак Олимпия уеннары оештыру комитеты тарафыннан Олимпия уты эстафетасының Казан маршруты расланган. Сочи эстафетасы буенча эшче төркем Татарстан башкаласына 28 декабрьдә киләчәк. Эстафета үзе Казанның Тимер юл вокзалында 30 декабрьдә башланачак, бирегә Ут махсус поездда китереләчәк. Шуннан соң Олимпия уты Болгарга, аннары Свияжскига юл тотачак. Шул ук көнне кичен Утны Универсиада авылы буенча алып барачаклар. Кыска эстафетадан соң Ут Универсиада музеенда туктала.


31 декабрьдә эстафетаның Казан этабы башлана. Ут шәһәрнең барлык күркәм урыннары буйлап йөртеләчәк. Эстафетаның Казан этабында барлыгы 370 факел йөртүче катнашачак. Алар - танылган спортчылар, сәясәтчеләр, артистлар, укытучылар, табиблар. Мәсәлән, җырчылар Динә Гарипова, Салават Фәтхетдинов, дирижер Александр Сладковский, спортчылар Елена Мигунова, Василий Мосин, Светлана Демина. Татарстан башкаласында эстафетаны РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров башлый. Ут касәсен кабызачак кеше исеме чара алдыннан соңгы көннәрдә мәгълүм булачак.


Болар хакында "Казан-2013" Башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Сивов Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Ут эстафетасы маршруты 44 км. 300 м.ны тәшкил итәчәк, ә Казан, Болгар һәм Свияжск буенча маршрутның гомуми озынлыгы 56 км.дан артык.

фото: http://xitwarez.ru/films/275679-torzhestvennaya-ceremoniya-zazhzheniya-olimpiyskogo-ognya-sochi-2014-2013-satrip.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk