Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Нараткай”да ял итүчеләр сәламәт яшәү рәвеше алып бара

"Безнең белән бергә сайла!" акциясе кысаларында районыбызның яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният идарәләре хезмәткәрләре "Нараткай" лагеренда наркомания, тәмәке тарту кебек начар гадәтләргә багышланган, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлдерелгән чара уздырды. Лагерьда ял итүче балалар "Без наркотикларга каршы" дигән темага рәсемнәр конкурсында, интеллектуаль викторинада, әдәби бәйгедә үзләрен сынадылар. Яшь җырчылар...

"Безнең белән бергә сайла!" акциясе кысаларында районыбызның яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният идарәләре хезмәткәрләре "Нараткай" лагеренда наркомания, тәмәке тарту кебек начар гадәтләргә багышланган, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлдерелгән чара уздырды. Лагерьда ял итүче балалар "Без наркотикларга каршы" дигән темага рәсемнәр конкурсында, интеллектуаль викторинада, әдәби бәйгедә үзләрен сынадылар. Яшь җырчылар Алсу Минһаҗева, Рәзинә Габделхәеваларның чыгышын да укучылар бик ошатты.

Шулай ук "Нараткай"да террорлык һәм экстремизмны кисәтү республика максатчан программасы кысаларында да "Без - тынычлык өчен. Без - террорга каршы!" дигән яшьләр акциясе оештырылды. Акциядә катнашучылар террорлык һәм эскстремизм проблемаларына карата үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерделәр, Бесланда террорчылар кулыннан һәлак булган балаларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәр отряд стена газетасы чыгарган иде. Акция барышында спорт уеннары оештырылды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бу хакта безгә район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk