Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәп укучылары IT-чемпион исеме өчен көрәшүләрен дәвам итәләр

Бер атна эчендә республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенә 3 меңнән артык укучы кушылган. Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала. Һәр этап ахырында һәрбер муниципаль районның 3 укучы планшет белән бүләкләнчәк. Исегезгә төшерәбез, бәйгенең төп максаты...

Бер атна эчендә республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенә 3 меңнән артык укучы кушылган.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
Һәр этап ахырында һәрбер муниципаль районның 3 укучы планшет белән бүләкләнчәк.
Исегезгә төшерәбез, бәйгенең төп максаты - электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен популярлаштыру.
Укучының төп мәсьәләсе - өлкәннәрне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы белән кулланырга өйрәтү. Портал белән кулланганда үзенең шәхси кабинетында кулланучы мәктәп укучының "Татарстан Республикасында элетрон мәгариф" мәгълүмати системасыннан логинын сакларга тиеш. Шулай итеп, кулланучының электрон хезмәтләрне түләгән өчен укучыга баллар җыелып бара.

чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/410155.htm

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk