Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Миләшкәй"ләр сөлге җыйды

Хуш исле шомырт, сирень чәчәкләре белән ямьле җәй дә килеп җитте. Җәй үзе белән ямьле Сабантуйларны алып килә. Безнең "Миләшкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре ел саен Фәрит Яруллин, Павло Неруда һәм Таҗи Гыйззәт урамнарында яшәүчеләрдән сөлге җыюда катнаша. Без үзебезнең төп эш сәгатебездән соң, кич, шушы урамнарны йөреп бүләкләр җыйдык. Анда...

Хуш исле шомырт, сирень чәчәкләре белән ямьле җәй дә килеп җитте. Җәй үзе белән ямьле Сабантуйларны алып килә.
Безнең "Миләшкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре ел саен Фәрит Яруллин, Павло Неруда һәм Таҗи Гыйззәт урамнарында яшәүчеләрдән сөлге җыюда катнаша.
Без үзебезнең төп эш сәгатебездән соң, кич, шушы урамнарны йөреп бүләкләр җыйдык. Анда яшәүчеләргә үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ә менә Таҗи Гыйззәт урамында яшәүче Рафилә апа Фәттахова самоварын кайнатып, өстәл әзерләп, тәмле коймаклар, пироглары белән сыйлады. Бәхетегез гомерлек, өстәлләрегез һәрвакыт шулай сыйлы булсын, Рафилә апа.
Шушы җәебез шифалы яңгырлары белән сөендереп, игеннәребез уңсын. Халкыбыз муллыкта яшәсен! Йөзләребездән шатлыклы елмаю китмәсен иде. Рәхәтләнеп уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачыйк дуслар.
Фәнзилә ВАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk