Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәчкәрә урта мәктәбе ветераннарны хөрмәтләде

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан безнең Мәчкәрә урта мәктәбендә төрле чаралар үткәрелеп тора. Менә шушы көннәрдә генә "Туган якны өйрәнү музее"нда район ветераннар Cоветы рәисе Мияссәр Мансуров җитәкчелегендә ветераннар советы членнары һәм балачаклары сугыш чорына туры килгән авылдаш тыл ветераннарыбыз - Шамил абый Хәлиуллин һәм Гыйльмиямал апа Хәмәтдиновалар белән очрашу...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан безнең Мәчкәрә урта мәктәбендә төрле чаралар үткәрелеп тора. Менә шушы көннәрдә генә "Туган якны өйрәнү музее"нда район ветераннар Cоветы рәисе Мияссәр Мансуров җитәкчелегендә ветераннар советы членнары һәм балачаклары сугыш чорына туры килгән авылдаш тыл ветераннарыбыз - Шамил абый Хәлиуллин һәм Гыйльмиямал апа Хәмәтдиновалар белән очрашу үткәрелде. Кунаклар музейда булып, авылыбызның тирән тарихы, аның үткәне, бүгенгесе, күренекле шәхесләре, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ясалган стенд-почмаклар, кыскасы, музейның һәр бүлеге белән таныштылар. "Авылыбыз сугыш чорында" дип аталган бүлеккә без киңрәк тукталдык. Чөнки биредә тупланган истәлекләр беркемне дә битараф калдырмады. Бу бүлек үзләренең батырлыклары белән фронтта һәм тылда җиңү яулаган, сугыш кырларында безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән авылдашларыбыз хакында сөйли. Соңыннан "Туган якны өйрәнү" түгәрәгенә йөрүчеләр һәм тагын бер төркем укучылар катнашында ветераннар өчен театральләштерелгән тамаша, зур концерт булды. Укучылар үз куллары белән ясаган истәлек бүләкләрен тапшырдылар. Тетрәндергеч сугыш вакыйгаларын искә төшереп торучы истәлекләргә карыйсың да, бүгенге матур тормышыбыз өчен никадәр кан, көч түккән батырларга сокланасың. Бу көнне музейда булып, ветераннарыбыз күпме хәтер хәзинәләрен яңарттылар. Ярый әле үткәннәрне хәтерләтеп, ядкарьләрне саклаучы музейларыбыз бар.

Альбина МӨХӘММӘТҖАНОВА, Мәчкәрә урта мәктәбенең "Туган якны өйрәнү музее" җитәкчесе

фото: http://орел-регион.рф/5876-v-orlovskoy-oblasti-razrabotana-oficialnaya-simvolika-prazdnovaniya-70-letiya-pobedy-v-orlovsko-kurskoy-bitve.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk