Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Манзарас мәктәбе укучылары ветераннар белән очрашты

Без, бер төркем ветераннар, районыбызның Манзарас урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашып кайттык. Сәяхәтебез иң элек мәктәп музееннан башланды. Без анда экспонатлар белән таныштык, Герой якташыбыз Сабир Әхтәмовның, Манзарас авылыннан чыккан күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын чагылдырган фоторәсемнәрне карадык. Укучыларга патриотик тәрбия бирү өчен мәктәптә күп эшләр башкарыла. Коллективының төрле...

Без, бер төркем ветераннар, районыбызның Манзарас урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашып кайттык.

Сәяхәтебез иң элек мәктәп музееннан башланды. Без анда экспонатлар белән таныштык, Герой якташыбыз Сабир Әхтәмовның, Манзарас авылыннан чыккан күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын чагылдырган фоторәсемнәрне карадык. Укучыларга патриотик тәрбия бирү өчен мәктәптә күп эшләр башкарыла. Коллективының төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып ирешкән уңышлары да бихисап. Күпсанлы Дипломнар, Мактау кәгазьләре, кубоклар да шул турыда сөйли.

Белем йорты белән танышканнан соң, Бөек Җиңүгә багышланган сценарий карадык. Балаларның чыгышларын тыңлаганда күзләрдән яшь бөртекләре тәгәрәде. Очрашу район ветераннар советы җитәкчесе Мияссәр Мансуровның, Өлге авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Хәтирә апаның һәм башка ветераннарның чыгышлары, истәлекләре белән үрелеп барды.

Нурислам ГАЛИЕВ, Зур Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk