Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лубянның урман-техник көллияте студентлары Бөтенроссия ярышларында призлы урын алды

Йошкар-Олада урман техникумы, көллият һәм югары уку йортлары арасында "Лесное многоборье" дигән Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге бәйгедә Лубян урман-техник көллияте студентлары да актив катнашты. Алар ике көн дәвамында урман диләнкеләрендә эшләделәр, агач үрентеләре утырттылар, урмандагы янгынны сүндерделәр, урманда тикшеренү эшләре башкардылар. Урман хәзерләү машинасы - форвардерларда бүрәнәләрне "кое" сыман урнаштырырга...

Йошкар-Олада урман техникумы, көллият һәм югары уку йортлары арасында "Лесное многоборье" дигән Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге бәйгедә Лубян урман-техник көллияте студентлары да актив катнашты. Алар ике көн дәвамында урман диләнкеләрендә эшләделәр, агач үрентеләре утырттылар, урмандагы янгынны сүндерделәр, урманда тикшеренү эшләре башкардылар. Урман хәзерләү машинасы - форвардерларда бүрәнәләрне "кое" сыман урнаштырырга кирәк иде. Бәйгенең әлеге төрендә 4 курс студенты Азат Гаделшин җиңү яулады, беренче урынны алды. Гомумкоманда беренчелегендә Лубян урман-техник көллияте 16 команда арасында өченче урынга чыкты. Команда составында 4 курс студентлары Игорь Матвеев, Алмаз Миннекаев, Александр Сергеевлар бар иде. Җиңүчеләргә "Рослесхоз"дан диплом, кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бу хакта Лубян урман-техник көллияте директоры урынбасары Ольга Сидоренко хәбәр итте.

Фото: http://www.priroda.chel.ru/forest/photogallery/159/3831/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk