Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлегә районыбыз басуларында саранча юк

Татарстанга саранча ябырыла. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән киңәшмәдә министр Марат Әхмәтов әнә шулай дип белдерде. Саранчаның 20 муниципаль районда 50 мең гектар җиргә таралуы билгеле. Узган елларда ул көньяк районнарда гына булса, быел инде Алабуга районы басуларына да килеп җиткән. Корылыкта саранча аеруча тиз үрчи. Әлегә районыбыз...

Татарстанга саранча ябырыла. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән киңәшмәдә министр Марат Әхмәтов әнә шулай дип белдерде. Саранчаның 20 муниципаль районда 50 мең гектар җиргә таралуы билгеле.

Узган елларда ул көньяк районнарда гына булса, быел инде Алабуга районы басуларына да килеп җиткән. Корылыкта саранча аеруча тиз үрчи.

Әлегә районыбыз басуларында саранча күренми. Әгәр көтүлекләр, болынлыклар, иген кырларында саранча очратсагыз, кичекмәстән авыл җирлекләренә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә хәбәр итү сорала.

фото: http://delogazeta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара саранча

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X