Реклама
Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел Кукмараның 80нән артык егетенә солдат итеге кияргә туры киләчәк. Егетләр медицина тикшеренүе узып бетергәннәр. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләрне Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, "В", "С" категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт...
Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел Кукмараның 80нән артык егетенә солдат итеге кияргә туры киләчәк. Егетләр медицина тикшеренүе узып бетергәннәр. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләрне Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, "В", "С" категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган. Беренче төркем - 11 егет 23 октябрьдә юлга кузгалачаклар.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз