Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар, туганнарымны эзләүдә сезнең ярдәм кирәк

Хөрмәтле Кукмара халкы! Сезгә Дусай авылында 1897 (1898?) елда туган Фәтхетдинова Бәдрисафа Фәтхулла кызының оныгы - Гыйбадуллина Нәфисә Фазлыйәхмәт кызы мөрәҗәгать итә. Ул 1911 елда 14 яшендә әти-әнисе белән (әтисе Фәтхетдинов Фәтхулла, әнисе Мөхәммәтҗанова Фәхерниса Мөхәммәтҗан кызы) Столыпин реформасы буенча Красноярск төбәге (ул чакта Енисей губерниясе), Пиров районы, Солоуха авылына...

Хөрмәтле Кукмара халкы!

Сезгә Дусай авылында 1897 (1898?) елда туган Фәтхетдинова Бәдрисафа Фәтхулла кызының оныгы - Гыйбадуллина Нәфисә Фазлыйәхмәт кызы мөрәҗәгать итә. Ул 1911 елда 14 яшендә әти-әнисе белән (әтисе Фәтхетдинов Фәтхулла, әнисе Мөхәммәтҗанова Фәхерниса Мөхәммәтҗан кызы) Столыпин реформасы буенча Красноярск төбәге (ул чакта Енисей губерниясе), Пиров районы, Солоуха авылына күченеп киткән.

Мин 1960 елгы, әнием Гыйбадуллина Мүлгүсүм Кәримулла кызы 1926 елгы, шөкер, әле дә исән-сау. Без аның белән нәсел шәҗәрәсе төзибез, әбием ягыннан 350дән артык кешене, бабай ягыннан 150дән артык кешене таптык. Иң беренче буыннан тыш, барысы да диярлек Красноярск төбәгендә туганнар.

Дусай авылында дөньяга килгән туганнарны - Бәдрисафаның әнисе Фәхернисаның ир һәм кыз туганнары:

Апасы Мөхәммәтҗанова Хөббениса Мөхәммәтҗан кызы, 1911 елга кадәр Шәмәк авылына кияүгә чыккан булган, аның кызлары Мәхдүмә, Мәгсүмә,

Абыйсы Мөхәммәтҗанов Мөхәммәтзорыф Мөхәммәтҗан улы туган авылында хатыны һәм балалары белән яшәп калган, йорты төп нигездән ерак булмаган,

Алда әйтеп үткән әбиемнең әнисе Мөхәммәтҗанова Фәхерниса, тормыш иптәше Фәтхетдинов Фәтхулла, балалары Ганиулла, Бәдрисафа, Миннегаббас белән Красноярск төбәгенең Солоуха авылына күченгәннәр,

Сеңлесе Мөхәммәтҗанова Миңниса Мөхәммәтҗан кызы (ире Файзулин Насыйбулла, 1911 елда Красноярск төбәгенең Казачин районындагы Отношка авылына күченгәннәр,

Энесе Мөхәммәтҗанов Фатых Мөхәммәтҗан улы (хатыны Хәлимә), шулай ук Отношка авылына күченгәннәр,

Энесе Мөхәммәтҗанов Миннегата Мөхәммәтҗан улы, 1907 елгы, Дусайда әти-әниләре белән калган, шул нигездә гомер иткән. Миннегата Мөхәммәтҗанның икенче хатыны Галимәдән туган. Беренче хатынының исемен белә алмадык. Миннегатаның балалары: Мансур, Җәмил һәм ... Гатиннар (балаларының фамилияләрен үз исеменнән алып биргән булырга тиеш),

Сеңлесе Мөхәммәтҗанова Хәлимә Мөхәммәтҗан кызы, 1915 елдан соң икенче хатыны Галимәдән туган.

Бу туганнарның балаларын, оныкларын, оныкчыкларын эзлим.

 

Болар сезнең туганнарыгыз яки алар турында беләсез икән, хәбәр бирүегезне сорыйбыз. Элемтәгә керү өчен телефон: 8-913-197-52-42, Нәфисә.

Кызым Гүзәл Хисмәтуллинаның электрон почтасы: gkhismatulina@mail.ru

Хат язу өчен адрес: Красноярский край, Казачинский район, с. Отношка, ул.Ленина, 15, Гибадулину Гайсе Фазлыахметовичу,

Красноярский край, Казачинский район, с. Отношка, с/совет, председателю Гибадулину Гайсе Фазлыахметовичу.

Эл.почта с. Отношка, сельсовет: Otnoshk76230@mail.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев