Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар Европа беренчелегенә юллама отты

Кукмараларның тырышлыгы белән Татарстан тарихында беренче тапкыр республика командасы 14-16 яшьлекләр арасында беренче урынны яулады

Кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы, тренер Рузия Габдрахманова һәм аның шәкертләренең уңышлары турында әледән-әле яхшы хәбәрләр ишетеп торабыз. Алар Кукмара металл савыт-сабалар заводының матди ярдәме белән Екатеринбург шәһәрендә үткән Россия беренчелегенә барып, аннан да үзләренең көчлеләр исемлегендә булуларын раслап кайттылар.

-600гә якын катнашучы арасыннан 72 бала Татарстаннан иде. Ә без Кукмарадан 4 кыз белән бардык, - ди Рузия. - Карачаево-Черкесия республикасыннан, Аланиядән килгәннәрне җиңү - безнең өчен зур мәртәбә.

Турнирда Янсыбы авылы кызы, Зур Кукмара урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алинә Шәкертова 45 килограмм үлчәү авырлыгында беренче урынны алды. Ә Аш-Буҗи авылы кызы, Зур Сәрдек гимназиясенең 10 сыйныфында укучы Әминә Тимерова 55 килограммда көрәшүче 18 көндәше арасында Алания кызына гына бирешеп, икенче урында калды. Ул бу җиңүе белән май аенда Болгариядә булачак Европа беренчелегенә юллама отты. Кукмара 4нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, Пенәгәр авылы кызы Динә Гайнанова 50 килограммда өченче урынны алды.

Шулай итеп, кукмараларның тырышлыгы белән Татарстан тарихында беренче тапкыр республика командасы 14-16 яшьлекләр арасында беренче урынны яулады.

21 яшьлекләр арасында 70 килограмм үлчәү авырлыгында үз көчен сынаган Кукмара кызы Эльмира Шәфигуллина да сынатмады. Сул кулы белән ул өченче урында калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk