Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарага Республиканың балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина килде

"Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Республикабызның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина булып киттеләр. Алар үзәк, уен һәм спорт мәйданчыклары, тернәкләндерү җиһазлары һәм ысуллары, технологияләре белән таныштылар. Тегү һәм агач...

"Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Республикабызның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина булып киттеләр. Алар үзәк, уен һәм спорт мәйданчыклары, тернәкләндерү җиһазлары һәм ысуллары, технологияләре белән таныштылар. Тегү һәм агач эшләре остаханәләрендә булып, инвалид балалар куллары белән башкарылган бик матур һәм кирәкле эшләнмәләрне күрделәр. Гүзәл Удачина үзенең җылы теләкләрен балалар ясаган "Могҗизалы теләкләр агачы"на язып калдырдылар, дип хәбәр итте үзәк директоры урынбасары Рәмзия Юртаева.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk