Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада яшен циклоны йөри

Кичә районыныбызда көчле җил, яшенле яңгырлар булуы сәбәпле, күп кенә авылларда яшен сугулар күзәтелгән. Кешеләрнең электр приборлары, телефон, интернет линияләренә дә зыян килгән. Республика буйлап узучы әлеге яшен фронты һәм давыллы җил нәтиҗәсендә 19 районда, шул исәптән Кукмара районында да электр чыбыклары өзелде. Төгәлрәк әйткәндә, 69 торак пункты, 6746 йорт,...

Кичә районыныбызда көчле җил, яшенле яңгырлар булуы сәбәпле, күп кенә авылларда яшен сугулар күзәтелгән. Кешеләрнең электр приборлары, телефон, интернет линияләренә дә зыян килгән.

Республика буйлап узучы әлеге яшен фронты һәм давыллы җил нәтиҗәсендә 19 районда, шул исәптән Кукмара районында да электр чыбыклары өзелде. Төгәлрәк әйткәндә, 69 торак пункты, 6746 йорт, 20773 кеше - шуларның 4320 балалар утсыз калды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмара районы буенча идарәсеннән хәбәр итүенчә, Югары Шәмәрдән, Түбән Шәмәрдән, Чура, Каенсар, Туембаш, Купка, Өлге, Ядегәр, Югары Шөн, Тарлау, Сәрдекбаш, Янил, Югары Өскебаш авылларында да әлеге җил-давыл һәм яшен 13 торак пунктны, 1221 йорт, 3400 кешене утсыз калдыра. Төнге сәгать өчкә аларның барысында да электр уты белән бәйле төгәлсезлекләр бетерелә.

Җәйге чорда табигать хәвеф-хатәрләреннән сак булуыгыз сорала: яшенле-яңгырлар, җил-давыллар чыкканда газ приборларын, ут счетчикларын, су килү станцияләрен сүндерергә онытмагыз.

фото: http://yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара авыл яшен

erid: 2VtzqxWHLUk