Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада яшәүче Әкълимә апа Юнысова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (+ФОТО)

Бүген Кукмарада яшәүче Юнысова Әкълимә Гомәр кызына 90 яшь тулды. Юбилярны район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина котлады, ул туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярны "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башылгы Рамил Мәликов, район социаль яклау...

Бүген Кукмарада яшәүче Юнысова Әкълимә Гомәр кызына 90 яшь тулды. Юбилярны район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина котлады, ул туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярны "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башылгы Рамил Мәликов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар да тәбрикләделәр.

Әкълимә апа үзенең пар канаты Касыймхан абый белән җиде балага гомер биргән. Гаилә башлыгы бик иртә, 56 яшендә үк дөнья куя. Әкълимә апа берьялгызы балаларын олы тормыш юлына чыгара, аларга тиешле белем һәм тәрбия бирә. Бүгенге көндә ул кызы гаиләсендә яши. Аның 14 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Сау-сәламәт булып, тагын бик күп еллар яшәргә язсын әле сезгә, Әкълимә апа!

Юбиляр турында тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасында танышырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X