Кукмарада ялларда нинди һава торышы булачак?
Алда - ял көннәре. Бу көннәрне көтеп алып, ничек үткәрү турында планнар корып куйгансыздыр инде. Безнең уй-ниятләргә һава торышы да йогынты ясый бит, шуңа күрә Кукмарада шимбә-якшәмбедә табигать үзен ничек тотар, дигән сорау күпләрне кызыксындыра булыр. Синоптикларның мәгълүматларына караганда, иртәгә әле чагыштырмача җылы һава сакланачак, температура -3 градус булыр, бераз...
Алда - ял көннәре. Бу көннәрне көтеп алып, ничек үткәрү турында планнар корып куйгансыздыр инде. Безнең уй-ниятләргә һава торышы да йогынты ясый бит, шуңа күрә Кукмарада шимбә-якшәмбедә табигать үзен ничек тотар, дигән сорау күпләрне кызыксындыра булыр. Синоптикларның мәгълүматларына караганда, иртәгә әле чагыштырмача җылы һава сакланачак, температура -3 градус булыр, бераз кар явар, дип көтелә. Якшәмбе көнне дә әле туңарлык булмас. Ә менә кичкә суытачак, температура минус 12 градуска кадәр төшәчәк. Ни әйтсәң дә, кыш якынлаша бит, җәмәгать. Ялларыгызны файдалы итеп үткәреп, дүшәмбе көнне эшкә бару өчен җылы киемнәрегезне әзерләп куегыз.
фото: http://vkurse.ua/society/vmesto-konca-sveta-volnu-pokholodaniya.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев