Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада укучылар ярминкәсе узды (+фото)

Бүген Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсе булды. Балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль учреждениеләр үзләренең тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр белән сату иттеләр. ...Көзнең беренче аенда ук уздырылучы ярминкәне быел да район халкы түземсезләнеп көтеп алган иде. Шулай булмый ни - үзеңә кирәкле җиләк-җимеш, яшелчәне кибет-базарныкыннан очсызрак бәягә тагын каян...

Бүген Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсе булды. Балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль учреждениеләр үзләренең тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр белән сату иттеләр.

...Көзнең беренче аенда ук уздырылучы ярминкәне быел да район халкы түземсезләнеп көтеп алган иде. Шулай булмый ни - үзеңә кирәкле җиләк-җимеш, яшелчәне кибет-базарныкыннан очсызрак бәягә тагын каян табасың?! Тәгәрмәчле арбалар тарткан, кулларына берсеннән-берсе зур сумкалар тоткан өлкәннәр иртән-иртүк, сәгать сигез тулганчы ук сәүдә рәтләре тирәсендә кайнашты.

-Узган ел соңга калган идем, быел алданмадым - ярминкәгә автобус белән төштем. Бакчабызда барлык төр яшелчәләр үссә дә, ел саен киптерелгән гөлҗимеш алам, күптөрле авырулардан дәва ул. Мәктәп, балалар бакчаларының күргәзмәләре бик матур була, балалар концертын да яратып карыйм, - ди Кукмарадан Мәүҗидә ханым Әсхәдуллина.

Бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк! Кишер-чөгендерең, суган-сарымсагың уңмадымы, бәрәңге уңышы аз булдымы - күңелең нинди төрдәгесен тели, барысын да ярминкәдән ал. Бәрәңге белән сәүдә итүчеләр янында халык аеруча күп. Зур Сәрдектән бәрәңге алып килгән Айдар Галиев үз товарын килограммын 11 сумнан сатты."Марокко" сортлы кызыл бәрәңге үзе корылыкка чыдам, үзе тәмле була, ярмаланып пешә икән.

Ядегәрлеләрнең дә телләре-телгә йокмый, гомер буе базарда сату иткәннәр диярсең! Ярминкәгә1 тонна бәрәңге алып килгәннәр алар.

-Быел күмәк хуҗалык басуына 2,5 гектар бәрәңге утырткан идек. Уңышы бик яхшы булды. Балаларга уку елы буена ашатырга җитәрлек бәрәңге тутырып куйдык инде, 10 тоннасын сатарга исәп, - ди мәктәп директоры Салават Каюмов. - Биш килограмм авырлыктагы куяннарыбызга да кызыгучылар шактый булды. "Мясной" токымлы куяннарны үрчетү өчен түгел, ә нәкъ менә ит өчен бик яхшы, дип алдылар.

Зур Кукмара урта мәктәбе коллективы район халкына ташкабак, баклажан, кыяр, помидор, чөгендер, болгар борычы һәм алма тәкъдим итте. Район халкын 52 килограммлы кабаклары белән дә шаккаттырдылар алар.

-Безнең мәктәп яны участогы алма бакчасын да кертеп ике гектарга якын мәйданны тәшкил итә. Анда ниләр генә үсми! Балалар җәйге практикаларында яшелчәләргә су сибеп, чүпләрен утап торалар. Ярминкәгә дә укучылар көче белән үстерелгән продукцияне алып килдек. Сатуыбыз гөрләп бара, - диләр мәктәп укытучылары Чулпан Нургалиева һәм Диләрә Әхмәтҗановалар.

"Бирегә килегез! Суган, кишер, сарымсак алыгыз. Безнең яшелчәләр бик очсыз", - дип берөзлексез үз янына дәшүчене кем генә читләп узар икән?! Түбән Үрәс мәктәбе сәүдәгәрләре халык игътибарын әнә шулай үзләренә җәлеп итеп, яшелчә, җиләк-җимешләрен тиз арада сатып та бетерде. Халык телендә "кояш җимеше" дип йөртелүче санберриның җимешләрен сыгып ясалган сок белән тамакны чайкасаң, ангинаның эзе дә калмый икән - мөгаллимнәр сәүдә рәте янына килүчеләргә бу хакта да мәгълүмат бирергә онытмады.

Пычак урта мәктәбе кызлары - 10 сыйныф укучылары Гүзәл Зарипова белән Айгөл Сираҗетдинова да сату-итүгә бик оста. Берсеннән-берсе матур савытларга тутырылган балны 150-1300 сумга тәкъдим иттеләр алар. Кукмара 1нче гимназиясенең дә кәбестә, суганнары тиз арада үз ияләрен тапты.

-Безгә ярминкәдә сату итү бик ошый, - диләр Алсу Хәлилова, Алия һәм Зәлия Галәветдиновалар. - Аеруча вак суганга сорау зур, консервланган яшелчәләрне дә күп саттык.

Күргәзмәләр, "чемпион" яшелчәләр дә халык игътибарыннан читтә калмады. Ярминкәгә килгән һәркем үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт та олысы-кечесенең күңеленә хуш килде.

фото: mou108.chel-edu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk