Кукмарада су урлаучылар күбәйгән
"Водотехносервис" җәмгыяте кисәтә! Соңгы вакытта су урлаучылар күбәйде, мондый хәл суның җитмәвенә, су белән тәэмин итүдә өзеклекләргә китерә. Кулланучылардан күпсанлы шикаятьләр алыну сәбәпле су белән тәэмин итү системаларына үзбелдеклек белән тоташу катгый тыела. Мондый эштә гаеплеләргә карата штрафлар рәвешендә административ чаралар күреләчәк. Суүткәргеч линиягә "ВодоТехноСервис" ның язма рөхсәте белән генә...
"Водотехносервис" җәмгыяте кисәтә!
Соңгы вакытта су урлаучылар күбәйде, мондый хәл суның җитмәвенә, су белән тәэмин итүдә өзеклекләргә китерә.
Кулланучылардан күпсанлы шикаятьләр алыну сәбәпле су белән тәэмин итү системаларына үзбелдеклек белән тоташу катгый тыела. Мондый эштә гаеплеләргә карата штрафлар рәвешендә административ чаралар күреләчәк. Суүткәргеч линиягә "ВодоТехноСервис" ның язма рөхсәте белән генә тоташырга була.
Даими рейдлар вакытында түбәндәгеләр ачыкланды:
-Хуҗалык ихтыяҗларына, төзелешкә су урлаулар,
-суүткәргекә үзбелдеклек белән тоташу,
-су сибә торган мәйданнар килешүдә күрсәтелгәннән күбрәк.
Үтенәбез: суны сакчыл тотыгыз.
фото: http://news.ivest.kz/41684021-chinovniki-obvinili-kazahstancev-v-krazhe-vody
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев