Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Игътибар – балалар!” акциясе бара

Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларның юл йөрү кагыйдәләрен белү күнекмәләрен тагын да камилләштерү максатында 15 августтан республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе башланды. Әлеге чорда ЮХИДИ инспекторлары яшь җәяүлеләргә, велосипедчыларга карата игътибарны тагын да арттырачаклар. Шулай ук автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән, балага иминлек каешы...

Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларның юл йөрү кагыйдәләрен белү күнекмәләрен тагын да камилләштерү максатында 15 августтан республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе башланды. Әлеге чорда ЮХИДИ инспекторлары яшь җәяүлеләргә, велосипедчыларга карата игътибарны тагын да арттырачаклар. Шулай ук автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән, балага иминлек каешы куймаган, җәяүлеләргә юл бирмәгән шоферларга да беркетмәләр төзеләчәк.

Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 302 юл һәлакәте булып, аларда 10 баланың гомере өзелгән, 308е төрле тән җәрәхәтләре алган. Кукмара районында исә балалар белән бәйле биш бәхетсезлек очрагы теркәлгән, биш бала зыян күргән.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев