Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада чәршәмбедән салкынайта

Их, җылы, кояшлы көннәрне сагынып сөйләргә генә кала: көзнең тагын күшектергеч яңгырлы, салкын чорына керәбез. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә һава температурасы түбәнәеп, +6 градуска кала. Көн болытлы булып, яңгыр явып торачак. Ә чәршәмбедә инде иртә-кичен 1 градус салкынлыкны сизәрбез. Тиз туңа торган кешеләрне көндезге 1 градус җылылык та сөендермәс, өстәвенә...

Их, җылы, кояшлы көннәрне сагынып сөйләргә генә кала: көзнең тагын күшектергеч яңгырлы, салкын чорына керәбез. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә һава температурасы түбәнәеп, +6 градуска кала. Көн болытлы булып, яңгыр явып торачак. Ә чәршәмбедә инде иртә-кичен 1 градус салкынлыкны сизәрбез. Тиз туңа торган кешеләрне көндезге 1 градус җылылык та сөендермәс, өстәвенә көндез яңгыр да яварга җыена бит әле. Мондый көннәрдә җылы кием, зонтик кына коткара ала.

7-11 октябрьдә Татарстан территориясендә һава шартларының тагын да начарлануы фаразлана. Явым-төшем, көчле җил һәм буран булуы көтелә.

Ә инде күңел төшенкелегенә бирелмәү өчен... гашыйк булыгыз, җәмәгать!

фото https://yandex.ru/images/search?img_url=http%3A%2F%

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X