Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада 493 укучы рус теленнән БДИ тапшырды

Районыбыздан 493 егет-кыз поселокның күппрофильле лицее һәм Манзарас урта мәктәбендә рус теле фәненнән БДИ тапшырды. Ата-аналарның, мөгаллимнәрнең, укучыларның төн йокыларын качырган беренче сынау ничегрәк узды икән? ...Имтихан көнне мәктәп тирәсе Сабантуйны хәтерләтә иде. Сәгать бер тулып киткәннән соң, көтеп торучыларның дулкынланулары тагын да арта төште. Һәммәсенең телендә бары тик бер...

Районыбыздан 493 егет-кыз поселокның күппрофильле лицее һәм Манзарас урта мәктәбендә рус теле фәненнән БДИ тапшырды.

Ата-аналарның, мөгаллимнәрнең, укучыларның төн йокыларын качырган беренче сынау ничегрәк узды икән?

...Имтихан көнне мәктәп тирәсе Сабантуйны хәтерләтә иде. Сәгать бер тулып киткәннән соң, көтеп торучыларның дулкынланулары тагын да арта төште. Һәммәсенең телендә бары тик бер генә сүз: "Эшли алган булса ярар иде...".

Зур Кукмара урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфлар җитәкчесе Лилия Хәбибрахманова сынауга 14 бала алып килгән.

-Имтихан тапшырып чыккан укучыларның кәефләре яхшы, биремнәрнең барысын да эшләгәннәр, - ди ул. - Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Туктамышева кул астында бик яхшылап әзерләнгәннәр иде. Тырышлыклары юкка булмас, югары балларга өметләнәбез.

Әлеге мәктәп укучысы Фирүзә Фәизованың эше 50 минут алдан тәмамланган. Зур Сәрдек гимназиясеннән Булат Вафин, Янил мәктәбеннән Флүзә Әхмәтҗановаларның да шатлыктан йөзләре балкый.

-Биремнәрне үтәдек, авыр булмады, - диләр алар.

Әти-әниләр аеруча борчыла.

-Баланы армиягә озаткан шикелле булды бу. Вакыт бигрәк озак узды, - ди кызы Айгөлнең чыгуын "дүрт күз" белән көтеп торган Айрат Вахитов. - Рус теле һәм математикадан тыш, өстәмә рәвештә химия, биология фәннәрен сайлады. Хыялы: медицина университетына укырга керү. Нәтиҗәләр ничек булыр, хәзер көтәсе кала...

-Укучыларга биремнәрне үтәү өчен 3 сәгать тә 30 минут вакыт бирелгән иде, - ди Бердәм дәүләт имтиханнарының Кукмарадагы муниципаль координаторы Алия Шәймарданова. - Имтиханнар тапшыру 19 июньгә кадәр дәвам итә. Сыналучыларны тагын бер кат искәртеп узасы килә: имтиханга паспорт, керү таныклыгы, кара төстәге гельле ручкалар, пластик савыттагы су һәм шоколадтан тыш бернәрсә дә алып керергә ярамый.

-Имтиханда кемнең күпме балл туплаганы бары тик ун көннән соң гына билгеле була. Тиешле бусаганы (порог) уза алмаган баланың язмышы ничек хәл ителә?

-БДИ тапшыру тәртибе нигезендә сынау бирүче мәҗбүри фәннәрнең икесеннән дә - рус теле, математикадан "икеле" билгесе алса, имтиханнарны яңадан тапшыра алмый, ә берсеннән генә "икеле" булса, өстәмә сынауга кертелә, - дип аңлатма бирә Алия Миннегалиевна. - Баллар белән килешмәүчеләр, рәсми рәвештә нәтиҗәләр игълан ителгән көннән соң, ике көн эчендә аппеляциягә бирә ала. Моның өчен мәктәптә, я район мәгълүмати-методик үзәгенә килеп гариза язарга кирәк.

График нигезендә укучылар 30 майда - информатика, биология, тарих, 3 июньдә - математика, 6 июньдә - чит телләр, физика, 10 июньдә - химия, җәмгыять белеме, 13 июньдә география, рус әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Районыбыз укучылары арасында җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыручылар аеруча күп. Әлеге фәнне 240 бала сайлаган. Биологиядән имтиханны исә120 бала бирә.

Резерв көннәр дә бирелә:

15 июнь - информатика, биология, тарих, физика, чит телләр;

17 июнь - җәмгыять белеме, география, әдәбият, химия;

18 июнь - рус теле;

19 июнь - математика.

Имтихан тапшыру элек-электән җиңел булмаган. БДИны да дөнья бетү белән тиңләштермәскә киңәш итә психологлар. Гадәти туклану режимын сакларга, рационга балык, эремчек, өрек җимеше кертергә, хәтерне яхшырту өчен - кишер, куркуны киметергә - кәбестә ашарга кирәк икән. Иң мөһиме: БДИ биремнәренең дә шул ук мәктәп программасыннан алынуын исәпкә алып, каушамыйча, тыныч халәттә җавапларны билгеләү. Уңышлар сезгә!

Алсу ИДРИСОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара укучылар БДИ рус теле

erid: 2VtzqxWHLUk