Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмарадагы күзәтү бүлекчәсе Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы аерым режим кертелүен хәбәр итә. Авыл җирлекләрендә, предприятие-оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда бу чорда учак ягу, үсемлек сабакларын, коры үлән һәм чүпләрне яндыру, башка янгын куркынычы булган эшләр башкару катгый тыела. Янгыннарга...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмарадагы күзәтү бүлекчәсе Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы аерым режим кертелүен хәбәр итә.

Авыл җирлекләрендә, предприятие-оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда бу чорда учак ягу, үсемлек сабакларын, коры үлән һәм чүпләрне яндыру, башка янгын куркынычы булган эшләр башкару катгый тыела.

Янгыннарга каршы аерым режим чорында югарыда күрсәтелгән таләпләрне бозучыларга карата РФ Административ хокук бозулар Кодексында каралган чаралар күреләчәк: гражданнар ике меңнән алып дүрт мең сумга, җитәкчеләр унбиш меңнән утыз мең сумга, юридик затлар дүрт йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штрафка тартылачак.

фото: http://www.gfiso.ru/index.php?id=28&page=59

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмарада янгынга каршы махсус режим

erid: 2VtzqxWHLUk