Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кукмара районында коточкыч фаҗига: алты кеше һәлак булган

Бүген, 20 июльдә, төнге сәгать өченче яртылар тирәсендә, районыбызның Ядегәр авылында коточкыч фаҗига була, авылдагы йортларның берсендә янгын чыга. Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗипов сүзләренә караганда, янгын сүндерүчеләр тарафыннан янгын сүндерелеп, берникадәр вакыт узганнан соң, фаҗига урынын тикшергән вакытта һәлак булучыларның гәүдәләре...

Бүген, 20 июльдә, төнге сәгать өченче яртылар тирәсендә, районыбызның Ядегәр авылында коточкыч фаҗига була, авылдагы йортларның берсендә янгын чыга. Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗипов сүзләренә караганда, янгын сүндерүчеләр тарафыннан янгын сүндерелеп, берникадәр вакыт узганнан соң, фаҗига урынын тикшергән вакытта һәлак булучыларның гәүдәләре табыла. Болар: йорт хуҗалары - 1974 елгы хатын-кыз, аның 1981 елгы ире, 2007 һәм 2009 елгы балалары, шулай ук алдагы көнне аларга кунакка килгән ир белән хатын.

-Хәзерге вакытта экспертиза билгеләнде, янгын сәбәпләрен ачыклау максатында тикшерү эшләре алып барыла. Барлык кирәкле чаралар уздырылганнан соң, процессуаль карар кабул ителәчәк, - дип хәбәр итте Марат Нәҗипов.

фото: http://news.nikcity.com/incidents/53214

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев