Бүген, 20 июльдә, төнге сәгать өченче яртылар тирәсендә, районыбызның Ядегәр авылында коточкыч фаҗига була, авылдагы йортларның берсендә янгын чыга. Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗипов сүзләренә караганда, янгын сүндерүчеләр тарафыннан янгын сүндерелеп, берникадәр вакыт узганнан соң, фаҗига урынын тикшергән вакытта һәлак булучыларның гәүдәләре...