Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Индоүрдәк гади үрдәккә караганда азрак ашый, диләр кукмаралылар

Соңгы елларда кукмаралылар арасында индоүрдәк үстерүчеләр саны шактый артты. Мускус үрдәген халык "индоутка" дип йөртә. Аның ите майсыз, шуңа ул диетик санала. "Индоүрдәк" гади үрдәккә караганда азрак ашый. Яраткан ризыгы - кукуруз. Мускус үрдәге башка кош-корт белән дус түгел, шуңа күрә аңа торакны аерым әзерләргә тырышыгыз. Ул ялтыравык әйберләргә кызыга,...

Соңгы елларда кукмаралылар арасында индоүрдәк үстерүчеләр саны шактый артты. Мускус үрдәген халык "индоутка" дип йөртә. Аның ите майсыз, шуңа ул диетик санала.

"Индоүрдәк" гади үрдәккә караганда азрак ашый. Яраткан ризыгы - кукуруз. Мускус үрдәге башка кош-корт белән дус түгел, шуңа күрә аңа торакны аерым әзерләргә тырышыгыз. Ул ялтыравык әйберләргә кызыга, йөзә торган суы чиста булырга тиеш. "Индоүрдәк" бәбкәләре ике айда 2-2,5 кг авырлыкка кадәр үсеп җитә. Мускус үрдәгенең азыгына витаминлы минераль катнашмалар кушарга була. Ул аларны тиз үстерә, симертә. Үрдәк эремчек, вак итеп туралган суган, үлән, вакланган бөртеклеләрне яратып ашый. "Индоүрдәк" - начар әни, ул балаларын тиз оныта, шулай да аларны үстерү авырлык тудырмый.

фото: http://www.moidagestan.ru/blogs/48334/38601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk