Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кара Елгада кече авыл бәйрәме узды

Зурлап Сабан туйларын уздырганнан соң, авыл мәйданнары тынып калды. Тик күңелләрдә бәйрәмнең матур мизгелләре яши, күңелле очрашулар күз алдыннан китми. Бәйрәм җитми калган кебек булып йөргән көннәрдә, Кара Елга авылының су буена халык Кече авыл бәйрәменә җыелды. Бригада җитәкчесе Мәүлет Билалов бәйрәм буласы урынны тәртипкә китергән, утыргычлар җитәрлек куелган, чәй...

Зурлап Сабан туйларын уздырганнан соң, авыл мәйданнары тынып калды. Тик күңелләрдә бәйрәмнең матур мизгелләре яши, күңелле очрашулар күз алдыннан китми. Бәйрәм җитми калган кебек булып йөргән көннәрдә, Кара Елга авылының су буена халык Кече авыл бәйрәменә җыелды.

Бригада җитәкчесе Мәүлет Билалов бәйрәм буласы урынны тәртипкә китергән, утыргычлар җитәрлек куелган, чәй кайнатам, сату итәм, дигәннәргә дә мөмкинлекләр тудырылган. 23 хуҗалыклы Кара Елгада бик тырыш һәм бердәм халык яши. Авылның киләчәге булып биредә 24 бала үсә. Мәйданга җыелган халык арасында шушы авылдан чыккан кызлар-кияүләр бихисап күп иде. Кара Елганың һәр йортына кунак кайткан, уеннарда бар да актив катнашты. Кызыклы уеннар, үзешчәннәребезнең матур җырлары белән үрелеп барган бәйрәмдә шактый ерак авыллардан да килгән кунакларыбыз чыгыш ясадылар. Икенче генә елын үткәрелүгә карамастан, мәйдан бик күп кешене үзенә җыйган иде. Хөкемдарлар Хәернас Хәйруллин, Минебай Мостафин, Заһид Мөхәммәтҗановлар иң актив кунакларны мәйдан уртасында ярыштырып, күңелле тамаша оештырдылар. Һәвәскәр җырчылар Илһам Ганиев, Ренат Сөләйманов, Расих Шәрәпов, Лилүзә Гыйбадуллина, Факил Шакиров, Айдар Әхкямовларның чыгышларын мәйдан яратып алкышлады. Кара Елга авылының өлкән кешеләреннән булган Шамил ага Галиевның чабата биюен кем генә онытыр икән! Бәйрәмнең тагын бер ямьле мизгеле - тигезлек белән яшәгән өлкән парларны мәйдан түренә дәшеп, бүләкләр тапшыру булды. Мәдинә-Нурзада Билаловлар, Дамира-Миннияр Мөхәммәтҗановлар, Мәгъсүмә-Тимергали Мөхәммәтҗановлар, Рашидә-Шамил Галиевлар, Нурзия-Нургали Билаловлар, Мөршидә-Шамил Гомәровлар, Мәрьямбикә-Хаҗиәхмәт Фазлыевлар, Мөгаззәмә-Габбәс Хәйруллиннар намуслы хезмәт белән гомер кичереп, ишле балалар тәрбияләгән күркәм гаиләләр булып яшәделәр. Мәйдан олылап алкышлады үзләрен. Гармунчыларыбыз Шәүкәт Хөсәенов, Рафаил Закировлар уйнавына кушылып халык җырлады, биеде, күңел ачты. Бәйрәмнең төп иганәчесе - шушы авыл кияве Минефәрт Фәттахов җитәкчелегендәге Зур Сәрдек авыл җирлеге булды. Төп оештыручылар -Зур Сәрдек һәм Чишмәбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре иде. Матур традиция булып бу бәйрәм озак яшәсен иде әле, биредә яшәүче нык тормышлы тырыш халык андый бәйрәмнәргә һичшиксез лаек.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА

фото: http://www.yaplakal.com/forum2/st/75/topic240972.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk