Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында быел ун янгын чыгу очрагы теркәлгән

Быелның октябрь-ноябрь айларында районда 10 янгын теркәлде. Биш торак йорт янып бетте, бер торакка зыян салынды, 15 каралты-кура, бер җиңел автомашина, бер йөк автомашинасы прицебы, агач материаллары, агрофирмаларның 50 тонна тупас азыгы, аерым хуҗалыкларның печән-саламнары янды. Салкыннар башлану белән электр җиһазларын файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозулар ешайды. Сабанчино авылындагы Яшьләр урамында...

Быелның октябрь-ноябрь айларында районда 10 янгын теркәлде. Биш торак йорт янып бетте, бер торакка зыян салынды, 15 каралты-кура, бер җиңел автомашина, бер йөк автомашинасы прицебы, агач материаллары, агрофирмаларның 50 тонна тупас азыгы, аерым хуҗалыкларның печән-саламнары янды.

Салкыннар башлану белән электр җиһазларын файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозулар ешайды. Сабанчино авылындагы Яшьләр урамында торак йорт каралты-куралары, бар мөлкәте белән янып бетте. Сәбәбе - кичен хуҗа кеше салмыш килеш электр плитәсен кабыза һәм өеннән чыгып китеп хәмер эчүен дәвам итә. Шуңа охшашлы хәл Танькино авылында да була. Өй җылыту өчен электр плитәсен яндырып чыгып киткән хуҗа хәмергә алданып көне буе йөри. 12 сәгатьтән артык өзлексез янган плитә янгын китереп чыгара һәм бу хуҗалыкның ике өе, каралты-курасы һәм мөлкәте утта яна.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлекчәсе

фото: http://www.armenianreport.com/pubs/342

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk