Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында 4 кеше гөмбә белән агуланган

Көзге пыскак яңгырлар явып үтүгә, гөмбә җыярга һәвәс кешеләр урман-посадкаларга ашыга. Гөмбә җыю мавыктыргыч шөгыль булса да, дөрес җыелмаган һәм эшкәртелмәгән очракта аның белән агуланулар еш очрый. Быел республикада гөмбә белән агулануның 8 очрагы (13 кеше, шулардан 4се - балалар) теркәлде. Ә безнең районда быелгы сезонда 4 кеше - Чуллы...

Көзге пыскак яңгырлар явып үтүгә, гөмбә җыярга һәвәс кешеләр урман-посадкаларга ашыга. Гөмбә җыю мавыктыргыч шөгыль булса да, дөрес җыелмаган һәм эшкәртелмәгән очракта аның белән агуланулар еш очрый. Быел республикада гөмбә белән агулануның 8 очрагы (13 кеше, шулардан 4се - балалар) теркәлде. Ә безнең районда быелгы сезонда 4 кеше - Чуллы авылыннан бер гаилә һәм Поч.Кучукта яшәүче бер кеше гөмбә белән агуланды. Агуланучылар арасында 2се - балалар. Шуны онытмагыз, 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашату гомумән киңәш ителми. Гөмбә аксымнардан торса да, балалар организмында аны эшкәртү өчен кирәкле күләмдә ферментлар юк.

Исегездә калдырыгыз -чебен гөмбәсе (мухамор) белән агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан, кәҗә гөмбәсе (сморчок), агулы гөмбә (бкдная поганка)- 6-12 сәгатьтән соң беленә. Ашказанында кискен авырту, косасы, күп итеп су эчәсе килү күзәтелсә, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.

фото: http://forum.fibo-forex.ru/index.php?act=Print&client=printer&f=6&t=3796

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара гөмбә агуланган

erid: 2VtzqxWHLUk