Кукмара егете полиция хезмәткәрен кимсеткән
Район прокуратурасы 20 яшьлек Н.га карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыккан. Бу хакта прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова хәбәр итте. Быел февраль аенда әлеге егет Кукмарадагы "Орбита" кибетендә исерек көе ведомстводан тыш сак хезмәте бүлегенең өлкән полиция хезмәткәре Илнур Яруллинны үз вазыйфасын башкарган чагында мыскыллы сүзләр белән кимсеткән....
Район прокуратурасы 20 яшьлек Н.га карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыккан. Бу хакта прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова хәбәр итте. Быел февраль аенда әлеге егет Кукмарадагы "Орбита" кибетендә исерек көе ведомстводан тыш сак хезмәте бүлегенең өлкән полиция хезмәткәре Илнур Яруллинны үз вазыйфасын башкарган чагында мыскыллы сүзләр белән кимсеткән. Район җәмәгать суды аны әлеге җинаяте өчен 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тарту турында карар чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев