Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Казан Арпаязга китте (+ФОТО)

    Май бәйрәмнәре якынлаша, җәмәгать. Аны хезмәт һәм ял бәйрәме буларак үткәрү гадәткә кергән. Ягъни өй тирәсендә, бакчаларда тырышып эшлибез дә, күмәкләшеп табигать кочагына ял итәргә китәбез. Балык тотып, шашлык кыздырып, казанда уха пешереп, рәхәтләнеп бер сыйланып кайтсаң, кышкы талчыгулар юып алгандай юкка чыгар. Ял итәргә җыенучыларга бездән бүләк - учак...

    Май бәйрәмнәре якынлаша, җәмәгать. Аны хезмәт һәм ял бәйрәме буларак үткәрү гадәткә кергән. Ягъни өй тирәсендә, бакчаларда тырышып эшлибез дә, күмәкләшеп табигать кочагына ял итәргә китәбез. Балык тотып, шашлык кыздырып, казанда уха пешереп, рәхәтләнеп бер сыйланып кайтсаң, кышкы талчыгулар юып алгандай юкка чыгар. Ял итәргә җыенучыларга бездән бүләк - учак белән казан җыелмасы. Йөртергә дә уңайлы, үзе куркынычсыз да. Аңа ия булу өчен безнең акциядә катнашырга - 8-24 апрель көннәрендә барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасына язылып, квитанциясен редакциягә килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк иде. Отыш иясе шушы көннәрдә билгеле булды. Казан Арпаязда яшәүче Лилия Нәҗиповага чыкты. Бу хакта тулырак "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

    Акциянең иганәчесе - Кукмара металл савыт-сабалар заводының генераль директоры Азат Ясәви улы Заһидуллин районыбыз халкын - якынлашып килүче Май бәйрәмнәре, Бөек Җиңү көне белән тәбрик итә, күгебезнең һәрчак аяз, тормышыбызның тыныч-имин булуын, һәр көнебезнең яңа уңышлар, шатлыклы хәбәрләр генә алып килүен тели.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: