Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Интернет аша танышу 17 яшьлек егет өчен аяныч тәмамланган

Казанда 17 яшьлек егет Интернет аша бер кыз белән танышкан. Алар кыз яшәгән йортның подъездында очрашу билгеләгәннәр. Кыз китеп торганда , баскыч янындагы мәйданчыкта ике егет пәйда булган. Алар бу егеткә һөҗүм итеп, аны шарф белән буа башлаганнар һәм кесәсеннән ике кәрәзле телефон һәм акчаларын алганнар. Исән калган егет тукталышка...

Казанда 17 яшьлек егет Интернет аша бер кыз белән танышкан. Алар кыз яшәгән йортның подъездында очрашу билгеләгәннәр. Кыз китеп торганда , баскыч янындагы мәйданчыкта ике егет пәйда булган. Алар бу егеткә һөҗүм итеп, аны шарф белән буа башлаганнар һәм кесәсеннән ике кәрәзле телефон һәм акчаларын алганнар. Исән калган егет тукталышка йөгереп чыгып, үтеп баручылардан ярдәм сораган һәм полициягә шалтыраткан. Җинаять кылуда шикләнелүчеләр кайнар эздән тотылганнар. Аларның берсе элек хөкем ителгән, ә икенчесе кызның дусты булып чыккан. Бу хәл буенча "Талау" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Егетләргә 7 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: http://prokazan.ru/news/view/99650/q

фото: http://www.woman-happy.ru/46-urok-9.-besplatnye-chaty-znakomstv-kak-pisat-soobscheniya.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk