Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре бирү планлаштырыла
"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру планлаштырылу сәбәпле, район Башкарма комитеты агымдагы елның 17 октябренә кадәр Социаль яклау бүлеге белгече Регина Ринат кызы Мусинага 2-64-65(яки 2-84-76) телефоны аша түбәндәге мәгълүматларны җиткерүне сорый: -тыл хезмәтчәннәре турында (Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгының 20 маддәсе), -башка районда теркәлеп,...
"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру планлаштырылу сәбәпле, район Башкарма комитеты агымдагы елның 17 октябренә кадәр Социаль яклау бүлеге белгече Регина Ринат кызы Мусинага 2-64-65(яки 2-84-76) телефоны аша түбәндәге мәгълүматларны җиткерүне сорый:
-тыл хезмәтчәннәре турында (Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгының 20 маддәсе),
-башка районда теркәлеп, безнең районда яшәүче яки, киресенчә, безнең районда теркәлеп, читтә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында (Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгының 14, 15 маддәләре).
фото: http://kzinform.com/ru/news/20140526/36601.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев