Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Җиде нота" конкурс-фестивале

    Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган "Җиде нота" республика конкурс-фестивалендә катнашып кайттылар. Әлеге чарада 6 яшьтән 16 яшькә кадәр булган балалар чыгыш ясады. Җиңүчеләр арасында кукмаралылар да бар. 6 сыйныф укучысы Дилә Әминова, 2 сыйныфтан Амелия Димитриевалар икесе дә фортепиано классы буенча Эльвира Фәсхетдинова кул астында шөгыльләнәләр....

    Реклама

    Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган "Җиде нота" республика конкурс-фестивалендә катнашып кайттылар. Әлеге чарада 6 яшьтән 16 яшькә кадәр булган балалар чыгыш ясады. Җиңүчеләр арасында кукмаралылар да бар. 6 сыйныф укучысы Дилә Әминова, 2 сыйныфтан Амелия Димитриевалар икесе дә фортепиано классы буенча Эльвира Фәсхетдинова кул астында шөгыльләнәләр. Дилә бәйгедә өченче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек була, диплом һәм кубок белән бүләкләнә. Ә Амелиягә исә, конкурсның дипломанты буларак, диплом тапшырыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: