Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Хуш исләр бутигы”ннан тәмле исләр бөркелә

Бизәнү-ясану әйберләренә мөкиббән китмәгән хатын-кыз, гомумән, дөньяда юктыр ул. Хәтта: "Мин табигый матурлык яклы", - дияргә яратучылар да бит-кул, тәннәренә төрледән-төрле кремнар, бәлзәмнәр сөртми калмый. Муенса, алка, беләзек, балдак-йөзекләр тагу хакында әйтмибез дә... Хәзер кибетләрдә бизәнү әйберләренә төрлелек аеруча зур. Кайсы гына сәүдә ноктасына тукталсаң да, үзеңә ошаган, зәвыгыңа туры...

Бизәнү-ясану әйберләренә мөкиббән китмәгән хатын-кыз, гомумән, дөньяда юктыр ул. Хәтта: "Мин табигый матурлык яклы", - дияргә яратучылар да бит-кул, тәннәренә төрледән-төрле кремнар, бәлзәмнәр сөртми калмый. Муенса, алка, беләзек, балдак-йөзекләр тагу хакында әйтмибез дә...

Хәзер кибетләрдә бизәнү әйберләренә төрлелек аеруча зур. Кайсы гына сәүдә ноктасына тукталсаң да, үзеңә ошаган, зәвыгыңа туры килгәнен таба аласың. Бистәбез базары территориясендә әле яңарак кына ачылган "Радуга" сәүдә комплексының икенче катындагы "Хуш исләр бутигы"нда да ниләр генә юк! Башлыча "AVON", "TianDe" компанияләренең товарлары һәм бүлеп бирелә торган хушбуйлар тәкъдим ителә анда.

-"TianDe" - Тибет косметикасының нигезендә борынгы Көнчыгыш халкының гыйлем һәм акылы ята. Компаниянең җитештерүчәнлеге халыкара сыйфат сертификаты белән расланган булуын да әйтеп узарга кирәк. Табигый продуктларның составындагы елан мае, плацента, кызыл уылдык, протеин, женьшень, имбир, энҗе, алтын-көмешнең файдалы үзенчәлекләре бихисап. Тибетнең экологик яктан иң чиста районнарында үстерелгән үсемлекләр косметик чараларның төп өлешен тәшкил итә. Шунлыктан әлеге компаниянең товарларына сорау аеруча зур, - ди сатучы-консультант Лариса Тихонова. - Безнең сәүдә ноктасында "TianDe" фирмасының бизәнү әйберләреннән тыш, гигиена чаралары, чәч, бит, кул, аякларны, тәнне тәрбияләү, дымландыру, тукландыру өчен Тибет үләннәре кушып ясалган кремнар, маскалар, бәлзәмнәр бар. "Хатын-кыз сәламәтлеге" программасында да төрлелек зур, фиточәйләр исә хатын-кыз һәм ир-атлар өчен махсус серияләрдә сатыла.

Шулай ук "AVON" компаниясе хакында да белмәүчеләр сирәктер. Аның товарлары Германия, Польша, Италия, Бөекбритания, Швейцария, Чехия, Кытай, Америка, Аргентина һәм Россиядә җитештерелә. "AVON" продукциясенең кайсын гына алсаң да, үзенең югары җитештерү сыйфатына ия булуы белән аерылып тора. Төрлелек тә даими рәвештә үзгәреп, яңартылып тора. Бәяләре исә беркемнең дә кесәсенә сугарлык түгел.

Вак флаконнарга бүлеп сатыла торган хушбуйлар аеруча игътибарны җәлеп итә. Бүлеп сату ысулы халыкның шактый акчасын "янга" калдыруын да истә тотыйк. Фирма кибетләреннән алганда үзегезгә ошаган хушбуйга һәм аның матур итеп бизәлгән флаконы өчен дә түләргә туры килә. Ә "Хуш исләр бутигы"нда исә биш миллилитрлы духи бары тик 65 сумга гына төшә. Барыбызга да таныш булган "Шанель", "Гуччи", "Диор", "Дольче энд Габбана", "Лакоста" һәм башка фирмаларның хуш исле хушбуйларын кем генә үз итми икән?! Сәүдә ноктасында аларның нинди генә төрләре юк. Бүлеп сатыла торган хушбуйларның тәмле исе дә озак саклануын искәртеп үтә сатучы-консультант.

"Хуш исләр бутигы"нда муенса, алка, балдак-беләзекләр дә бик күп. Алкалар аерым-аерым да, өч данәле комплектта да сатыла. Бәллүр, коралл, топаз, аметист ташларыннан ясалган муенсаларны, беләзекләрне аеруча ошатып алалар икән. Чәч каптырмалары, комплекттагы бижутерия, йөзекләргә дә сорау зур.

Кыскасы, сөйләү - бер, ә үзең барып күрү - бөтенләй икенче ул. Шуның өчен гүзәл затларны, шулай ук яраткан кешеләренә бүләк ясарга ниятләгән ир-егетләрне дә "Хуш исләр бутигы"нда көтеп калабыз. Белешмәләр һәм заказлар бирү өчен телефон номеры: 89600434900.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk