Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Христиан дине вәкилләре Бәрмәнчек якшәмбесен билгеләп үтә

28 апрельдә - Олы көнгә (Пасха) бер атна кала Бәрмәнчек якшәмбесе билгеләп үтелә. Бу Аллах Ии­сус Христосның танта­налы төстә Иерусалимга кергән көне. Яшь ишәктә барган Христосны, кулла­рына пальма ботаклары тотып, бик күп кеше оза­та бара һәм каршы ала, алар шушы ботакларны, киемнәрен Христос бар­ган юлга җәяләр. Гыйбадәтханәләрендә, бәйрәм алдыннан, шимбә...

28 апрельдә - Олы көнгә (Пасха) бер атна кала Бәрмәнчек якшәмбесе билгеләп үтелә. Бу Аллах Ии­сус Христосның танта­налы төстә Иерусалимга кергән көне. Яшь ишәктә барган Христосны, кулла­рына пальма ботаклары тотып, бик күп кеше оза­та бара һәм каршы ала, алар шушы ботакларны, киемнәрен Христос бар­ган юлга җәяләр.

Гыйбадәтханәләрендә, бәйрәм алдыннан, шимбә кич белән песиле таллар изгеләндерелә һәм ха­лыкка таратыла. Песиле тал ботаклары им-дәва көченә ия дип исәпләнә. Элек бәрмәнчекнең песиләрен ипи эченә салып пешергәннән соң, малга ашатканнар. Әгәр дә кеше тугыз песи-бөре ашаса, бизгәк белән авырмаган. Балага узмаган хатыннарга да изгеләндерелгән бәрмәнчек песие ашарга киңәш иткәннәр.

Яз көне малны беренче тапкыр көтүгә чыгарганда, бәрмәнчектә сындырып алынган тал ботагы белән куалар. Болай эшләсәң, мал исән-сау йөри, дигән ышаныу яшәгән. Көтү куган тал ботагын урамда ташлап калдырырга ярамый. Аны өйгә алып кайтып яңадан абзар почмагына кыстырып куярга киңәш ителә.

фото: http://blogs.privet.ru/community/all_of_nature/121978858

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: христиан дине Бәрмәнчек якшәмбесе

erid: 2VtzqxWHLUk