Ведомство февраль аенда Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын 2018 елның 1 маеннан арттыру турындагы проект кертергә ниятли.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы февраль аенда Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын 2018 елның 1 маеннан арттыру турындагы канун проектын кертергә планлаштыра. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Хәзерге вакытта ведомствода бу максаттан күпме акча кирәк булачагы турында исәпләүләр бара, дип өстәгән ул.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев