Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт хакы ким булмасын

Район прокуратурасы җәза буларак төзәтү эшләре башкарылганда закон таләпләренең ничек үтәлүен тикшерде, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Айрат Рәхимҗанов. Людмила Дмитриеваның шәхси эшен тикшергәндә аның җәмәгать судьясы тарафыннан 7 айга төзәтү эшләренә билгеләнүе, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылып калырга тиешлеге билгеле булган. Людмила Дмитриева "Чиста шәһәр" җәмгыятенә 5500...

Район прокуратурасы җәза буларак төзәтү эшләре башкарылганда закон таләпләренең ничек үтәлүен тикшерде, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Айрат Рәхимҗанов. Людмила Дмитриеваның шәхси эшен тикшергәндә аның җәмәгать судьясы тарафыннан 7 айга төзәтү эшләренә билгеләнүе, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылып калырга тиешлеге билгеле булган. Людмила Дмитриева "Чиста шәһәр" җәмгыятенә 5500 сумлык хезмәт хакы белән урам җыештыручы итеп алынган. Әмма илебездә минималь хезмәт хакы федераль закон нигезендә 5554 сум итеп билгеләнгәнлектән, бу очракта закон бозылган, дигән сүз. Бу уңайдан "Чиста шәһәр" җәмгыяте җитәкчесе Фирдәил Шәриповка протест белдерелгән. Прокурор таләбе канәгатьләндерелеп, Людмила Дмитриеваның хезмәт хакы 5600 сум итеп үзгәртелгән.

фото: http://zensong.livejournal.com/139921.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk