Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Хезмәт даны” газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова Яңа 2015 ел белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! "Хезмәт даны" газетасы редакциясе коллективы һәм үз исемемнән барыгызны да 2015 ел белән тәбрик итәм, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим. Киләсе елга да без бергә булачакбыз - газетабыз атнага ике тапкыр 8000 гаиләгә килеп, район һәм республика тормышы белән таныштырып торачак. Газета-журналлар алдыручылар саны елдан-ел кими бара дисәләр...

Хөрмәтле райондашлар!

"Хезмәт даны" газетасы редакциясе коллективы һәм үз исемемнән барыгызны да 2015 ел белән тәбрик итәм, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим.

Киләсе елга да без бергә булачакбыз - газетабыз атнага ике тапкыр 8000 гаиләгә килеп, район һәм республика тормышы белән таныштырып торачак. Газета-журналлар алдыручылар саны елдан-ел кими бара дисәләр дә, район газеталары арасында иң күп тиражлы булып саналган "Хезмәт даны" үз укучыларын югалтмый. Быел алар сафына күрше Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылы халкы да өстәлде. Без аларга да Яңа ел сәламнәре ирештерәбез.

Иҗат дөньясында укучыларыбыз белән бергә кайнавыбыз газетаның йөзен үзгәртергә, эчтәлеген яхшыртырга мөмкинлек бирә. Тормыштагы вакыйгаларга битараф булмавыгыз, шатлык-сөенечләрне, борчу-хәсрәтне безнең белән бүлешергә тырышуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Вакытлы матбугат - үз фикереңне башкаларга җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек ул. Кукмараның елъязмасы булып саналган газетабыз, замана җилләренә артык иярмичә, үз традицияләренә тугрылык саклап, тормышыбызда булган һәр вакыйганы тарих битләренә язып калдыру, аны киләчәк буыннарга җиткерү өчен зур көч куя. Монда ветеран журналистларыбызның, хәбәрчеләребезнең дә өлеше зур. Киләчәктә дә бергә булырбыз, уртак иҗат утында янарбыз, дип ышанабыз.

Яңа ел һәркайсыбызга бары тик уңышлар, бәхетле мизгелләр генә алып килсен. Иң мөһиме - сау-сәламәт булып, рухи яктан бай, матди яктан җитешле тормышта гомер кичерик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk