Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Кукмарада “ГТО атналыгы” узды

Көзге каникуллар алдыннан "ГТО атналыгы" кысаларында район мәктәпләрендә белем алучы 9 сыйныф укучылары арасында ГТО нормативларын тапшыру үткәрелде.

Яшүсмерләр озынлыкка сикерү, турникта күтәрелү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, 150 граммлы тупны ату һәм башка төрләр буенча үз көчләрен сынадылар. Кызлар исә шулай ук урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү, гәүдәне күтәрү һәм башка нормативларны үтәделәр.

-Барлыгы 183 укучы норматив тапшырды. Укучыларның һәркайсы бар яктан да булганлыкларын күрсәттеләр, алар көчле дә, чыдам да, җитез дә, - ди Кукмара районында ГТО нормативларын тапшыру буенча белгеч Хәниф Шакиров. - Укучыларның спорт ягыннан уңышларын сынап карау максатыннан тапшыру урыннары итеп Кукмараның 4 урта, Манзарас, Пычак һәм Зур Сәрдек урта мәктәпләре билгеләнгән иде. Нормативларны тапшыру барысы да үзәк системага, махсус сайтка китте. 2016-1017 елларда безнең районга ГТО нормативларын тапшыру буенча барлыгы 1064 значок кайтты. Шуның 58 - алтын, 370 - көмеш, 636сы - бронза.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев