Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федераль программа кысаларында Нырты участок дәваханәсенә ремонт ясала

Нырты участок дәваханәсе 1956 елда ачылып, тәмам хәрабә хәленә килгәч, 1990 елда күмәк көч белән яңа бина торгызыла. 27 хезмәткәре булган участок дәваханәсе "оптимальләштерелгәч", биредәге табиб амбулаториясендә 7 хезмәткәр генә кала. 25 койка-урын 5кә кадәр кыскартыла, бина эче дә күзгә күренеп таушала. Быел менә Федераль программа кысаларында биредә ремонт эшләре...

Нырты участок дәваханәсе 1956 елда ачылып, тәмам хәрабә хәленә килгәч, 1990 елда күмәк көч белән яңа бина торгызыла. 27 хезмәткәре булган участок дәваханәсе "оптимальләштерелгәч", биредәге табиб амбулаториясендә 7 хезмәткәр генә кала. 25 койка-урын 5кә кадәр кыскартыла, бина эче дә күзгә күренеп таушала.

Быел менә Федераль программа кысаларында биредә ремонт эшләре башланган. Шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге коллектив декабрь аеннан башлап диварлар, идән-түшәмнәрне, ишек-тәрәзәләрне алмаштыра, канализация, су торбаларын, вентиляция юлларын, электр линияләрен яңарта - барлыгы 2 миллион сумлык эш башкарылуы көтелә. Башкарылган эшләр күрсәтеп тора - төзүче-ремонтчылар булсынга эшлиләр. Тәҗрибәле төзүче-прораб Николай Сергеев җитәкчелегендә көн саен 10-12 кеше евроремонт белән шөгыльләнә. Балкып торган бүлмәләрдә мебель дә яңарса...

-Федераль программада бары ремонт эшләре генә каралган. Ниһаять, министрлыгыбыз яңа җиһазлар, мебель белән куандырыр дип өметләнәбез, - ди амбулатория мөдире Олег Семенович Егоров.

-Халкыбыз бик сөенә, амбулаториябезгә нинди яхшы ремонт ясала, Нырты урта мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Төркәштән Чәбиягә кадәр асфальт юл да салынып бетәргә тора. Бүгенге көндә ком, таш ташу хәстәре күрелә, участок полициясе өчен модульле йорт төзиячәкбез, ике катлы авария хәлендәге йортта яшәүчеләрне күчерәбез, - ди Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафыйк Заһидуллин ышаныч белән.

Соңгы елларда район җитәкчелеге ярдәме белән Нырты авылының урам-юлларын төзекләндерүгә, су трассаларын яңартуга куелган хезмәт заманында иген кырларында, терлекчелек биналарында гөрләп барган эшләрне яңадан тергезеп җибәрер дигән өмет уята.

-Быел Түбән Өскебаш, Яңа Комар авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары салу, Мәмәшир, Янсыбы, Түбән Комар, Кенәбаш, Ятмас Дусай авылларында медпунктларны ремонтлау күздә тотыла. Бу эшләр "Шәрипов" шәхси предприятиесенә тапшырылган. Түбән Өскебашта инде яңа модульле пункт корылды, эчке эшләрен төгәллисе генә калды. Нырты табиб амбулаториясендә, җәйгә чыккач, инвалидлар өчен дә уңайлы итеп, керү юллары ясалачак, канализация эшләре башкарылачак - болар барысы да Федераль программа нигезендә каралган, - ди районның баш табибы Равил Хәлиев. - Тик программада каралган акчаның гына вакытында килеп җитә алмавы уңайсызлыклар тудыра. Эшен эшлибез анысы, әмма былтыргысы өчен дә түләнмәгән әле.

Келт итеп Вятка Аланы шәһәрендә берәүнең:

-Булдыралар, ичмасам, Татарстанда. Берәр Федераль программа килеп чыктымы - тизрәк Мәскәүгә барып җитәләр. Безнекеләр селкенгәнче инде алар төзи дә башлыйлар, акчасын да алданрак алырга җитешәләр, дигәне искә төште. Төзүчеләр эшкә алынган икән, димәк, ышаналар. Көтеп ятсак, күрше өлкәләр хәленә калуың бик тиз, алар бит әнә: "Безне Татарстанга кушсыннар иде, ичмасам", - дип яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт ясала федераль программа

erid: 2VtzqxWHLUk