Федераль программа кысаларында Нырты участок дәваханәсенә ремонт ясала
Нырты участок дәваханәсе 1956 елда ачылып, тәмам хәрабә хәленә килгәч, 1990 елда күмәк көч белән яңа бина торгызыла. 27 хезмәткәре булган участок дәваханәсе "оптимальләштерелгәч", биредәге табиб амбулаториясендә 7 хезмәткәр генә кала. 25 койка-урын 5кә кадәр кыскартыла, бина эче дә күзгә күренеп таушала.
Быел менә Федераль программа кысаларында биредә ремонт эшләре...