Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Джоконда елмаюы” фотоконкурсының җиңүчесе билгеле

Бүген, 3 ноябрьдә, кичке сәгать алтыда "Джоконда елмаюы" фотоконкурсының финал өлешенә тавыш бирү туктатылды. Финалда Арпаяздан Алинә Нургаянова, Кукмарадан Азалия Рахматуллина һәм Балыклыдан Камилә Гариповалар көч сынашты. Кызлар өчен "В контакте" төркемендә һәм kukmor-rt.ru сайтында тавыш бирелде. Беренче урынга 1350 тавыш белән ("В контакте"да - 1016, сайтта - 334тавыш) Азалия...

Бүген, 3 ноябрьдә, кичке сәгать алтыда "Джоконда елмаюы" фотоконкурсының финал өлешенә тавыш бирү туктатылды. Финалда Арпаяздан Алинә Нургаянова, Кукмарадан Азалия Рахматуллина һәм Балыклыдан Камилә Гариповалар көч сынашты. Кызлар өчен "В контакте" төркемендә һәм kukmor-rt.ru сайтында тавыш бирелде.

Беренче урынга 1350 тавыш белән ("В контакте"да - 1016, сайтта - 334тавыш) Азалия Рахматуллина чыкты.

Икенче урында - 1238 тавыш белән ("В контакте"да - 1104, сайтта - 134 тавыш) Камилә Гарипова.

Өченче урында - 654 тавыш белән ("В контакте"да - 636, сайтта - 18 тавыш) Арпаяз авылыннан Алинә Нургаянова.

Җиңүче кызыбыз - Азалия Рахматуллина!

Бүгенге көнгә кадәр безнең белән бергә булган, кызлар өчен тавыш биргән җанатарларга, аларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk