Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чишмәбашта дини лагерь эшләде (+фото)

Чишмәбаш авылында җәйге чорда балалар өчен дини лагерь эшләде. Анда 50дән артык бала йөрде. Авыл мулласы Шамил Шәфигуллин, абыстайлар Гөлчирә Ногманова, Фәнзилә Хәсәновалар ун көн буена балалар белән булдылар. Малайлар-кызлар бик теләп дин гыйлеменә, намаз укырга өйрәнделәр, вәгазь тыңладылар. Буш вакытларында исә бердәм булып футбол уйнадылар, ял иттеләр. Лагерьның соңгы...

Чишмәбаш авылында җәйге чорда балалар өчен дини лагерь эшләде. Анда 50дән артык бала йөрде. Авыл мулласы Шамил Шәфигуллин, абыстайлар Гөлчирә Ногманова, Фәнзилә Хәсәновалар ун көн буена балалар белән булдылар. Малайлар-кызлар бик теләп дин гыйлеменә, намаз укырга өйрәнделәр, вәгазь тыңладылар. Буш вакытларында исә бердәм булып футбол уйнадылар, ял иттеләр. Лагерьның соңгы көне аеруча истә калырлык булып үтте, бәйрәм оештырылды. Тәм-томнар, күчтәнәчләр алып, әти-әниләр, әби-бабайлар да килгән иде. Мул итеп табын әзерләнде, Фәнзия Батырова пешергән пылауны да һәркем яратып ашады. Балалар да, өлкәннәр дә күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Сания БИЛАЛОВА, Чишмәбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk