Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бурдан – кала, уттан калмый

Узган ел район территориясендә 43 янгын чыгу очрагы теркәлде, аларда тугыз кешенең гомере өзелде, өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, дип хәбәр итә Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге буенча бүлегенең өлкән дознователе Эльбрус Әхмәтҗанов. Янгын ун торак йортны, 31 ишегалды корылмаларын һәм дүрт гаражны, тугыз мунча, бер җиңел...

Узган ел район территориясендә 43 янгын чыгу очрагы теркәлде, аларда тугыз кешенең гомере өзелде, өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, дип хәбәр итә Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге буенча бүлегенең өлкән дознователе Эльбрус Әхмәтҗанов. Янгын ун торак йортны, 31 ишегалды корылмаларын һәм дүрт гаражны, тугыз мунча, бер җиңел автомобильне юкка чыгарды, җиде йорт, биш карылты-кура, җиде мунча, бер җиңел автомобиль, өч шәхси кибеткә, ике авыл хуҗалыгы һәм бер производство объектына төрле дәрәҗәдәге зыян салды. Торак секторларда килеп чыккан янгынның икесе балалар шуклыгыннан иде. Янгыннардан килгән зыян - 4159 437 сумнан артыграк.

Янгыннар чыгуның төп сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү (4 очрак), тәмәке тарткандагы саксызлык (7 янгын), шуларның өчесе исерткеч эчемлек кулланган хәлдә тәмәке тарту һәм кешеләр үлеменә китерү тора. Электр җиһазлары белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә - 14, ут төртүнең өч очрагы теркәлде. Балалар шуклыгы нәтиҗәсендә - ике, мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүдән - ун, газ приборлары белән эш иткән вакытта - бер, автомобильнең төзексезлеге нәтиҗәсендә ике янгын чыкты.

Анализдан күренгәнчә, кече һәм урта эшмәкәрлек объектларында узган ел алты янгын чыкты. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен җитәкчеләрдән, шулай ук район халкыннан да игътибарлы һәм сак булу сорала. Хуҗалыкларда, хезмәт һәм җәмәгать урыннарында, социаль объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре төгәл үтәлсен иде. Бурдан - кала, уттан калмый, дигән әйтемне дә онытмаска кирәк!

фото: http://www.shaonline.ru/forum/viewtopic.php?t=47897&p=430334

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk