Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

БДИ үзгәрешләрсез булмый

Уку әсбапларын бер читкә куеп, мәктәп турында бөтенләй диярлек онытып, рәхәтләнеп ял итә идек без каникулларда. Хәзер исә...югары сыйныф укучыларының яллары дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) белән бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) ничек тапшырасы булыр икән, дип борчылып һәм шуларга әзерләнеп уза. Имтиханнар белән бәйле яңалыклар да бик күп. Әле бер төрле,...

Уку әсбапларын бер читкә куеп, мәктәп турында бөтенләй диярлек онытып, рәхәтләнеп ял итә идек без каникулларда. Хәзер исә...югары сыйныф укучыларының яллары дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) белән бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) ничек тапшырасы булыр икән, дип борчылып һәм шуларга әзерләнеп уза. Имтиханнар белән бәйле яңалыклар да бик күп. Әле бер төрле, әле икенче төрле үзгәреш кереп кенә тора.

БДИ яңалыклары белән район мәгариф идарәсе методисты Ирина Иванова таныштырды:

-Рус теленнән үзгәрешләргә килсәк, бу уку елында унберенче сыйныфларда чыгарылыш имтиханнарына инша (изложение) язу кертелә. Иҗади эшләр "зачет" һәм "зачет түгел" системасы буенча бәяләнәчәк. Рус теленнән БДИны исә язма эштән зачет алган укучылар гына тапшыра алачак. Унберенче сыйныфлар, башка еллардагы чыгарылыш укучылары иншаны 3 декабрь көнне яза. Башка еллардагы чыгарылыш укучыларына йомгаклау иншасын 2015 елның 4 февралендә һәм 6 майда да язу мөмкинлеге бирелә. Шулай ук зачет ала алмаган яисә имтиханга җитди сәбәпләр аркасында (документлар белән раслана) килә алмаган 11нче сыйныф укучылары да әлеге көннәрдә өстәмә рәвештә инша яза алачак. Тагын бер яңалык - рус теленнән БДИда тест өлеше (А өлеше) булмаячак.

Математикадан да имтиханда үзгәрешләр бар. Әлеге фәннән БДИ тапшыру база һәм профильле төрләргә бүленә. Югары уку йортына керергә теләүче укучы, әгәр керү имтиханнары исемлегендә математика булса, БДИның профильле төрен сайларга тиеш була.

Чит телләрдән имтихан бирергә теләүчеләр игътибарына! БДИның "Телдән сөйләү" өлеше ирекле рәвештә булачак. Әмма шунысы бар: чит телдән БДИ бирүче укучы биремнең язма өлешен генә эшләсә, ул 80нән артык балл җыя алмый.

Нәтиҗәләр белән канәгать булмаган очракта барлык фәннәрдән дә БДИны сентябрь аенда яңадан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Июль аенда уздырыла торган БДИның өченче этабы булмаячак.

фото: http://angarsk.bezformata.ru/listnews/shkolnikov-udalili-s-ege-za-telefoni/4849104/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk