Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Аргамак” республика беренчелегеннән җиңү белән кайтты

Район инвалидлар җәмгыятенең "Аргамак" спорт командасы Актанышта узган шахмат-шашка республика беренчелегендә шахмат буенча абсолют беренче урын яулап кайтты. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре командаларын узып бит! Альберт Сәләхов исә авыл районнары уенчылары арасында җиңеп, алтын медальгә лаек булды. Абсолют беренчелектә ул - икенче. Узган елгы чемпион - Яр...

Район инвалидлар җәмгыятенең "Аргамак" спорт командасы Актанышта узган шахмат-шашка республика беренчелегендә шахмат буенча абсолют беренче урын яулап кайтты. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре командаларын узып бит! Альберт Сәләхов исә авыл районнары уенчылары арасында җиңеп, алтын медальгә лаек булды. Абсолют беренчелектә ул - икенче. Узган елгы чемпион - Яр Чаллыдан И.Тимергазинны да җиңгән иде, күрше район уенчысының юбилеена очко бүләк итте... Һай бу кирәкмәгән гөманлык!

Армас-талмас Валентина Борисова халыкара шашка уенында авыл уенчылары арасында өченче призлы урын яулады. Әле йөгерүдә катнашып, ГТО нормасын үтәргә дә өлгерде.

Чемпионнар командасы уңышына лаеклы өлеш кертүчеләр Хәйдәр Гарипов, Дамир Галиәхмәтов, Николай Большов, Илгиз Әхмәдуллин, Тәлгать Хөсәеновлар белән бергә мин фәкыйрегезне дә, Татарстан чемпионы дип, кулларыбызны кыса аласыз.

Азат САБИТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев