Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алма кан басымын нормальләштерә

Быел районыбызда җиләк-җимеш уңышы аеруча мул булды. Чияне дә, кара карлыган, бакча җиләген дә чиләк-чиләк җыйдык. Алмагачларыбыз да ап-ак чәчәккә күмелеп утырган иде. Коры һава булуга карамастан, быел да алмалардан сыгылып утыралар. Алманы кая куярга икән дип аптырыйсы юк - рәхәтләнеп ашарга кирәк. Чөнки алмада углеводлар, күптөрле витаминнар, кальций, тимер,...

Быел районыбызда җиләк-җимеш уңышы аеруча мул булды. Чияне дә, кара карлыган, бакча җиләген дә чиләк-чиләк җыйдык. Алмагачларыбыз да ап-ак чәчәккә күмелеп утырган иде. Коры һава булуга карамастан, быел да алмалардан сыгылып утыралар.

Алманы кая куярга икән дип аптырыйсы юк - рәхәтләнеп ашарга кирәк. Чөнки алмада углеводлар, күптөрле витаминнар, кальций, тимер, калий бар. Йөрәк авыруларыннан, кан басымы уйнаудан җафа чигүчеләргә дә алма ярдәмгә килә - магний тозлары, Р, С витаминнары кан юллары эшчәнлеген яхшырта. Бөердәге ком, ташларны куу өчен дә алма суы эчәргә кирәк. Эчәклекләрне чистарту өчен дә элек-электән алма суын файдаланганнар.

Алмадан кышка кайнатма, компотлар ясарга була, кагы да бик тәмле. Как ясау өчен алмаларны җыеп пешерергә, аннары дуршлак аша сөзеп киптерергә генә кирәк. Ә сез алмадан ниләр әзерлисез? Сайтта фикер алышыйк.

фото: agrotorg.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X